16 ноябрь 2026 материаллары
-
Яңалыклар
«Дуслар» Халыкара лагеренда катнашучы Татарстан яшьләре Әбу-Дабида Сабантуй үткәрделәр
«Дуслар» Халыкара яшьләр лагеренда катнашучылар Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең мәгариф һәм мәдәни мәйданчыклары белән танышалар һәм Татарстанга кайткач тормышка ашырырлык тәкъдимнәр әзерлиләр.
-
Яңалыклар
Казанда Россия белән Кытай техник университетлары форумы узачак
2026 елның 22-25 ноябрендә Казанда беренче тапкыр Россия белән Кытай техник университетлары форумы узачак.
-
МӨҺИМ
Тормышка кайту: «Герой юлы буйлап» проекты ниләр вәгъдә итә?
СВО ветераннары туган як турында үз язмышлары аша сөйли. Казанда «Герой юлы буйлап» бөтенроссия проекты тормышка ашырыла башлады. Ул Ватан сакчыларын, аларның якыннарын, яшь буынны берләштерә. Егетләргә тыныч тормышка әйләнеп кайтырга ярдәм итсә, яшьләргә алар белән якыннан аралашу мөмкинлеге бирәчәк.
-
Яңалыклар
Татарстанның зур булмаган авыл җирлеге Россиядәге иң яхшылар өчлегенә кергән
Алексеевск районының Урта Тигәнәле авыл җирлеге «Иң яхшы муниципаль практика – 2026» Бөтенроссия конкурсының II категориясендә өченче урынны алды.
-
Интервью
Чәчкә: «Сәхнәгә чыксам, икенче сулыш ачыла»
«Карганмыйм язмышка», «Кабахәт» һәм башка күп кенә җырлары белән тамашачыны үзенә җәлеп итте дә, көннәрнең берендә ул сәхнәдән югалды. Ләкин җырчы, автор-башкаручы Чәчкә иҗат дөньясыннан китмәде.
-
Яңалыклар
Депутатлар игътибарына: Дәүләт Советының егерме алтынчы утырышы 19 ноябрьдә үткәрелә
Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының егерме алтынчы утырышы 19 ноябрь көнне (10.00 сәгатьтә башлана) Дәүләт Советы утырышлар залында үткәрелә.
-
Яңалыклар
Фәрид Абдулганиев: «Мәсьәләләрнең бер өлешен киләсе елда ук хәл итү планлаштырыла»
Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиев эш сәфәре белән Спас районында булды, анда муниципалитет башлыгы Роман Исланов белән берлектә берничә мәгариф учреждениесе эше белән танышты.
-
Җәмгыять
Илсур Метшин: «Мәдәният йортлары – безнең чын горурлыгыбыз»
Бүген Казанның мәдәният йортларында 800 дән артык берләшмә, секция, түгәрәк һәм студия эшли. Аларның 400 гә якыны балалар һәм үсмерләргә йөз тота.
-
Яңалыклар
Юрий Камалтынов «Яшь Гвардия» активистларын оешманың 21 еллыгы белән котлады
Бүген Дәүләт Советының кече залында «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге активистларын бүләкләү тантанасы узды.
-
Рәшит Фәтхрахманов
Әйләндерү-тулгандыру
Израиль телевидениесенең «14 нче канал»ы без язма башына чыгарган исемдәге материал бирде.
-
Яңалыклар
Сак булу сорала: Татарстанда томан һәм бозлавык көтелә
Иртәгә, 17 ноябрьдә, төнлә һәм көндез Татарстанда урыны белән томан һәм бозлавык көтелә.
-
Яңалыклар
Казанда «Песни мира» патриотик җырлар фестиваленең гала-концерты узды
Әлеге чара Бөек Җиңүнең 81 еллыгына, Татарстанда хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы, Россиядәге халыклар бердәмлеге елларына багышланган иде.
-
Җәмгыять
27 миллиард сумнан артык акча тотылган: Казанда бистә юлларына игътибар арткан
Быел Татарстан башкаласының юл челтәрен үстерүгә, төзекләндерүгә барлыгы 27 млрд сумнан артык акча тотылган. Казанда гомуми озынлыгы 130 чакрым 204 юл участогын ремонтлау төгәлләнгән.
-
Яңалыклар
Татарстанда үсмерләр төбәкнең балалар лидерын сайлады
Ноябрьдә Татарстанда IV чакырылыш Алдынгылар советы рәисе сайланган.
-
МӨҺИМ
Татарстанда кырын эшкә баручы үсмерләр саны арткан
Быел ун айда Татарстанда җәмәгать урыннарында 8 мең 500 җинаять кылынган. Шуларның 77 проценты кибетләрдән әйбер урлауларга туры килә. Күз алдында бит! Тулаем алганда, үткән ел белән чагыштырганда барлык төр җинаятьләр кимү ягында. Әмма кырын эшкә баручы үсмерләр саны арту сагайта.